Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының гомуми тәэмин итү һәм эшчәнлек башкару бүлеге җитәкчесе Светлана Якупова 2020 елда һөнәри эшчәнлек нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең электрон мактау тактасына кертү өчен конкурс аша сайлап алуда җиңүчеләрнең берсе булды.
Татарстан Республикасының электрон мактау тактасы – ул республиканың рәсми порталындагы бүлек, анда эшендә югары нәтиҗәләргә ирешкән һәм һөнәри эшчәнлегендә иң яхшысы дип танылган хезмәткәрләр турында мәгълүмат урнаштырыла. Аны булдыруның төп максаты – Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтенең абруен күтәрү һәм республика дәүләт хезмәткәрләренең һөнәри хезмәт эшчәнлегендәге казанышларын җәмәгатьчелеккә таныту. Конкурс аша сайлап алу чарасы ел саен үткәрелә.
Быел конкурска барлыгы 31 гариза бирелгән. Ике этап – ачык онлайн-тавыш бирү һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Кадрлар сәясәте мәсьәләләре советының эксперт бәяләве нәтиҗәләре буенча республиканың 15 дәүләт хезмәткәре мактау тактасына эләккән.
Җиңүчеләр арасында – Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының гомуми тәэмин итү һәм эшчәнлек башкару бүлеге җитәкчесе Светлана Якупова да бар, ул органда 12 ел эшли.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллективы, гомуми тәэмин итү һәм эшчәнлек башкару бүлеге җитәкчесе Якупова Светлана Владимировнаны чын күңелдән тәбрик итә һәм киләчәктә дә хезмәттә уңышлар тели!
Электрон мактау тактасы «Дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәт» рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә урнаштырылган http://gossluzhba.tatarstan.ru/doska-pocheta.