Игътибар! Җылылык белән тәэмин итүче оешмалар җитәкчеләренә

2021 елның 9 апреле, җомга

Күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең сыйфатын арттыру, Татарстан Республикасында нәтиҗәле рәвештә мәгълүмат һәм документлар белән эшләү өчен шартлар тудыру максатларында, Дәүләт комитеты җайга салынулы җылылык белән тәэмин итүче оешмаларга үз эшчәнлеген гамәлгә ашырганда Татарстан Республикасы электрон документ әйләнешенең бердәм ведомствоара системасыннан файдаланырга тәкъдим итә.

Тарифлар билгеләү (үзгәреш кертү) турындагы гаризаны, җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларны җайга салу ысулын сайлап алу турындагы гаризаны Дәүләт комитетына Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының  «Электрон Хөкүмәт» электрон документ әйләнеше бердәм ведомствоара системасы ярдәмендә җибәрергә тәкъдим ителә.

Җылылык энергиясенә (егәрлеккә) бәяләр (тарифлар) билгеләү турындагы тәкъдимне Бердәм мәгълүмати-аналитик система (ЕИАС РТ («ЕИАС Мониторинг - АРМ Специалиста» модуле) аша җибәрергә кирәк, хисап формаларына карата кушымтага таләп ителә торган нигезләү материаллары һәм башка материаллар «ЕИАС Мониторинг» (АРМ Специалиста) модуленең «Хранилище документов» бүлегеннән күчертеп алына һәм ссылкалар бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International