2021 елның 8 апрелендә Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәтендә «Альтехносервис» ҖЧҖ гаризасы буенча Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетына карата бәхәсләрне һәм каршылыкларны карау буенча комиссия утырышы булды. Ресурс белән тәэмин итүче оешма кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә җайга салучы орган тарафыннан билгеләнгән тарифка карата дәгъва белдерде.
Тариф тәкъдимен караганда, Дәүләт комитеты оешманың икътисадый нигезсез чыгымнарының шактый өлешен төшереп калдырды. Нәтиҗәдә, 2021 елның 1 яртыеллыгындагы тариф 2020 елның 2 яртыеллыгы тарифына карата 91,1% дәрәҗәсендә кабул ителгән, ягъни 8,9% киметелгән һәм бер Гкал өчен 1 857,47 сум тәшкил иткән.
Тиешле карар Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 15.12.2020 ел, № 438-79/тэ-2020 карары белән расланган.
«Альтехносервис» ҖЧҖ, расланган тарифлар икътисадый яктан нигезле түгел, дип санаган, чөнки Дәүләт комитеты җылылык белән тәэмин итүче оешманың кирәкле тулай табышында төп җитештерү фондларының аренда түләве чыгымнарын исәпкә алмаган.
Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте комиссиясе утырышында катнашучы Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павлов аңлатып узганча, тарифны киметү өчен «Альтехносервис» ҖЧҖ эшчәнлегенә карата прокурор тикшерүе нәтиҗәләре сәбәпче булган. Әлеге тикшерүләр нәтиҗәсендә «Альтехносервис» ҖЧҖнең үзендә турыдан-туры катнаша торган җәмгыять вәкилләре һәм төп нигездә файдала алып куллана торган вәкилләр белән фиктив килешү мөнәсәбәтләрендә торуы ачыкланган. Ачыкланганча, җылылык белән тәэмин итү чыганакларын (котельныйларны) арендага биргән шәхси эшкуар «Альтехносервис» ҖЧҖ җәмгыятендә катнашу өлеше 83,04% булган гамәлгә куючы булып тора.
«2021-2023 елларга җылылык энергиясенә тарифлар формалаштырганда, федераль закон таләпләре нигезендә, Дәүләт комитеты тарафыннан «Альтехносервис» ҖЧҖ өчен аренда килешүе буенча чыгымнар икътисадый нигезле дип кабул ителмәде», – дип хәбәр итте Сергей Павлов.
Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә гамәлдәге законнар таләпләре нигезендә җайга салынулы эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен Дәүләт комитеты «Альтехносервис» ҖЧҖ тарафыннан аренда милкен җәмгыятьнең устав капиталына кертем сыйфатында тапшыру һәм җылылык белән тәэмин итүнең әлеге чыганакларына амортизация түләүләре исәпләү турында тәкъдим белән чыгыш ясарга тәкъдим итте.
Россия МКФХ Дәүләт комитеты дәлилләрен ышандырырлык дип тапты һәм ресурс белән тәэмин итүче оешманың гаризасын канәгатьләндерүдән баш тартты.