Матбугат өчен мәгълүмат ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2022 елга инвестиция программалары проектларын кабул итә башлады

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2022 елга су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салынулы предприятиеләрнең инвестиция программалары проектларын кабул итә башлады. Инвестиция программалары проектларын тапшыру графигы Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылган.

https://kt.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2733107.pdf

Бүгенге көндә инвестиция программалары буенча ике оешма: «Азнакаевский ПТС» АҖ һәм «Буинск-Водоканал» АҖ су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тәкъдимнәр җиткерде.  Оешмалар амортизация чыгымнары хисабына объектларны реконструкцияләү һәм модернизацияләү чараларын тормышка ашыруны тәкъдим итә. Дәүләт комитеты тәкъдим ителгән исәпләмәләрнең икътисадый нигезлелегенә һәм аларның 2022 елга мөмкин булган тариф нәтиҗәләренә анализ ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International