Каты коммуналь калдыклар белән эш итү штабы: август аендагы шикаятьләр статистикасы сөендерми

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

2021 елның 1 сентябрендә штаб, гадәттәгечә, муниципаль районнарда каты коммуналь калдыкларны үз вакытында чыгаруга бәйле вәзгыять хакында фикер алышты. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратының бүлек җитәкчесе Рөстәм Низамиев билгеләп үткәнчә, Лаеш муниципаль районы мөрәҗәгатьләргә җавап бирү срокларын бозуда янә алдынгы булган. 

«Барлык закон нормаларын, санитария нормаларны бозып, мөрәҗәгатьләрне карауның өч айлык чорын үтәмәүгә юл куелырга тиеш түгел!» – диде Рөстәм Низамиев.

 Контейнер мәйданчыкларын карап тоту буенча гаризалар күп. Төбәк операторы вәкиле хәбәр иткәнчә, халык коммуналь җайга салу продуктларына карамаган калдыкларны: төзелеш калдыклары, резин-техник эшләнмәләр, автомобиль покрышкалары, сабаклар һ.б. ташлый. Халыктан әлеге классификация калдыкларын җыю өчен атнага бер тапкыр махсус техниканың өстәмә маршрутын эшләтеп җибәреп кенә мөрәҗәгатьләр санын киметергә мөмкин.

Дәүләт комитеты утырышта катнашучыларга, өстәмә маршрут графигына кертеп, каты коммуналь калдыкларны чыгару эшен көчәйтү мәсьәләсен эшләргә тәкъдим итте.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты мәгълүматларына караганда, август аенда «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына 92 мөрәҗәгать килгән, аннан алдагы айда 65 мөрәҗәгать килгән булган.

Шулай ук Вәкаләтле вәкил вәкиле тарафыннан территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча көзге икеайлык үткәрү турында тәкъдим яңгырады, ул вакытта халык төзелеш һәм зур габаритлы калдыкларны чыгара алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International