2021 елның 21-24 сентябрендә Казан шәһәрендә KAZAN DIGITAL WEEK – 2021 халыкара форумы узачак

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

Форум цифрлы интеллектуаль технологияләрне, алар нигезендә булдырылган системаларны, сервисларны һәм хезмәт күрсәтүләрне уйлап чыгаручылар һәм алардан файдаланучылар өчен юнәлдерелгән.

Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак, ул экспозиция павильоннары, сессия заллары, ачык демонстрация мәйданчыклары, уңайлы транспорт һәм рекреация инфраструктурасы белән җиһазландырылган.

Цифрлы атна программасы цифрлы интеллектуаль технологияләр һәм инновацияле продукт эшләнмәләре һәм тенденцияләр яктыртылачак. KDW-2021 төп тематик юнәлешләре:

«Интеллектуаль транспорт системалары»;

 

«Вәзгыяти үзәкләр»;

 

«Цифрлы индустрия 4.0»;

 

«Финтех экосистемасы»;

 

«Киберкуркынычсызлык»;

 

«Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр»;

 

«Мәгариф өлкәсендә цифрлы технологияләр»;

 

«Мәдәният өлкәсендә цифрлы технологияләр»;

 

«Сәламәтлек саклау өлкәсендә цифрлы технологияләр».

Форум эшендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе М.В.Мишустин, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, Россия Федерациясе Хөкүмәте әгъзалары катнашачак.  Спикерлар булып төбәкләрнең губернаторлары, Европа-Азиянең югары технологияләр һәм югары технологияле продуктлар өлкәсендә эшләүче резидентлар булган эре ИТ-компанияләрнең җитәкчеләре чыгыш ясаячак.

 

Чара, теркәлү шартлары, фәнни һәм техник мәкаләләрне бастырып чыгару, Kazan Digital Week – 2021 чараларында катнашу өчен финанс шартлары турында мәгълүмат  kazandigitalweek.ru/ kazandigitalweek.com сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International