Бүген безнең Татарстан – регионнар арасында алдынгы төбәк. Республика үзенең уңышлары белән хәзерге җәмгыятьнең прогрессив казанышларына бурычлы. Ватаныбызның Татарстанда яшәүче барлык халыкларның үзенчәлекле һәм уникаль мәдәниятен саклап калуы – аеруча мөһим. Биредә тынычлык һәм татулык хөкем сөрә, фидакарь хезмәт һәм балалар үстерү өчен мөмкинлекләр тудырылган.
Күп еллар дәвамында безнең республика башка төбәкләр һәм дәүләтләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек нәтиҗәсендә актив үсеш ала. Республика халкының хезмәт сөючәнлеге һәм күңел көрлеге, тарихи үткәненә һәм милли-мәдәни традицияләренә сакчыл каравы Татарстанның уңышлы үсешенә ышаныч тудыра.
Бу бәйрәм көнендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты ныклы сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм туган ягыбыз хакына алга таба да нәтиҗәле эш тели!