Конференциянең беренче көне тәмамланды

2021 елның 26 августы, пәнҗешәмбе

Монополиягә каршы федераль хезмәт, Россия Федерациясе субъектлары тарифларын дәүләти җайга салу өлкәсендә башкарма хакимият органнары, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, шулай ук РФ субъектларының төбәк операторлары Казанда каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсен үстерүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыша.

Мәйданчыкны ачу инициаторлары – Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты, Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе торды, алар ел саен «Каты коммункаль калдыклар: законнар һәм практика» III фәнни-гамәли конференциясен үткәрә.

Ике көнлек чараның беренче көнендә катнашучыларның әлеге төп темалар буенча докладлары тыңланды: каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тариф һәм монополиягә каршы законнарны камилләштерү, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә алдынгы технологик чишелешләр, яңа эшләнмәләр, чит ил тәҗрибәсе, каты коммуналь калдыкларны урнаштыру өчен түләү, каты коммуналь калдыклар әйләнешен оптимальләштерүдә базар механизмнарын куллану һ.б.

Конференция эше иртәгә дәвам итәчәк. Дискуссия мәйданчыгында Россиянең МКФХ экспертлары, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе субъектларының төбәкләрдәге операторлары чыгыш ясаячак. Чараның соңгы көне конференциягә йомгак ясау һәм резолюция проектына тезислар әзерләүгә багышланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International