Бүген III «Каты коммуналь калдыклар: законнар һәм тәҗрибә» россиякүләм фәнни-гамәли конференциясенең икенче көне барышында фикер алышу мәйданчыгында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә реформаның төбәк тәҗрибәсе турында сүз барачак.
Спикерлар арасында Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте һәм Россия Федерациясенең Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы вәкилләре дә булыр дип көтелә. Федераль җайга салу органы каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә законнарны куллануда Монополиягә каршы федераль хезмәткә алынган проблемалы мәсьәләләрне яктыртачак, ә Министрлык вәкилләре тармакны җайга салуның стратегик максаты турында искә төшерәчәк.
Фикер алышуда тармакны җайга салуның төбәк практикалары тәкъдим ителәчәк һәм өйрәнеләчәк. Каты коммуналь калдыклар өлкәсендә реформаның ничек узуы турында Татарстан Республикасы, Удмуртия Республикасы, Самара өлкәсе һ.б. җайга салу органнары һәм төбәк операторлары вәкилләре сөйләячәк.
Моннан тыш, дискуссиядә катнашучыларга төбәк операторының бердәм тарифын җайга салу үзенчәлекләре, транспорт операторы белән төбәк операторының хезмәттәшлек итү мәсьәләләре, мәгълүмат ачу стандартларын куллануның актуаль мәсьәләләре һ.б. турында фикер алышырга тәкъдим ителәчәк.
Конференция эше тәмамланганнан соң анда катнашучылар йомгаклау резолюциясенә кертү өчен тәкъдимнәр әзерләячәк.
Дискуссия мәйданчыгы 14.00 сәгатьтә эшли башлый.
Мәйданчыкны яктырту шулай ук турыдан-туры эфирда барачак.
https://youtu.be/5HOraTHM3a
ММЧ өчен аккредитация – (843) 221-82-34 телефоны буенча