2021 елның 19 октябрендә «Управление ЖКХ» мәгълүмат порталы «Җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу объектларына карата төзелгән концессия килешүенә үзгәрешләр кертү» дигән темага Бөтенроссия гамәли вебинар оештыра.
Катнашу өчен ТКХ өлкәсендә җайга салынулы оешмалар һәм коммуналь предприятиеләр вәкилләре чакырыла.
Вебинарны Икътисад һәм ТКХ хокукы институты директоры, суд эксперты, судлардагы вәкил Минофьева Галина Алексеевна үткәрәчәк.
Чыгыш кысаларында спикер түбәндәге мәсьәләләрне яктыртачак:
Концессия килешүенә үзгәрешләр кертү, концессия килешүенең мөһим һәм башка шартларын үзгәртү нигезләре;
Россия Монополиягә каршы федераль хезмәте белән концессия килешүенә үзгәрешләр кертүне мәҗбүри килештерү очраклары;
Җайга салынулы орган белән җайга салуның озак сроклы параметрларын алдан килештерү очраклары һәм нигезләре;
Концессия килешүенә үзгәрешләр кертү процедурасы: инициатива, Монополиягә каршы федераль хезмәтенең территориаль органы белән килештерү;
Концессия килешүе шартларын үзгәртүгә бәйле рәвештә тарифлар күләмен үзгәртү;
Концессия килешүе шартларына үзгәрешләр кертү белән бәйле бәхәсләр.
Белдерелгән теманың мөһимлеген исәпкә алып, вебинар алга таба хаталар һәм закон бозуларны булдырмаска мөмкинлек бирәчәк. Тулырак мәгълүматны әлеге номер буенча алырга мөмкин: 8(800)200-11-81, 8(925)879-40-95.
Email: d.puhov@od-group.ru