Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының эшче тариф комиссиясе «Лениногорск җылылык челтәрләре» ҖЧҖ һәм Россия Оборона министрлыгының Үзәк торак-коммуналь идарәсе ФДБУ өчен су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу тарифларының башлангыч дәрәҗәләрен тәкъдим итте.
Утырыш кысаларында җайга салынулы оешмалар 2022 елга су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифлар билгеләү өчен беренчел исәпләмәләр белән танышты.
Эксперт бәяләмәсен алу өчен предприятиеләргә тиешле календарь сроклары эчендә искәрмәләр һәм тәкъдимнәрне Дәүләт комитетына җибәрергә кирәк.