Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләләре буенча эшче тариф комиссиясенең утырышы булды

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2022 елга каты коммуналь калдыклар белән эш итүгә фаразланган тарифларны карау буенча эшче тариф комиссиясе  утырышы булды.

«Яңа Кенәр коммуналь хезмәтләре» ҖЧҖ, «Благоустройство» ҖЧҖ, «Эко-сервис» ҖЧҖ, «Тетюши Жилсервис» ҖЧҖ, «Полигон» ҖЧҖ, «Фламинго» ҖЧҖ, «Волжанка» МУП һәм Кайбыч районының шәхси эшкуар Хикматуллин өчен тарифларның башлангыч дәрәҗәләре җиткерелде.

24 октябрьгә кадәр предприятиеләргә эксперт бәяләмәләрен әзерләгәндә исәпкә алыначак искәрмәләрне һәм тәкъдимнәрне Дәүләт комитеты адресына җибәрергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International