«Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә эшчәнлек алып баручы оешмаларның инвестиция һәм эшчәнлек башкару программалары турында» 29.07.2013 ел, №641 Россия Федерациясе Хөкүмәте карарында каралган су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә производство программаларын үтәүне контрольдә тоту кысаларында Дәүләт комитеты хезмәткәрләре Чистай муниципаль районының «Чистополь-Водоканал» АҖ һәм «Чистай авыл ТКХ» ҖЧҖ предприятиеләренә бардылар.
«Чистополь-Водоканал» АҖ Чистай шәһәрендә су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу хезмәтләрен гарантияле тәэмин итүче булып тора, «Чистай авыл ТКХ» ҖЧҖ районның 23 авыл җирлегендә су белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлек алып бара.
Әлеге оешмаларда үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларының гамәлдәге объектларын капиталь ремонтлау эшләрен башкаруга контроль ясалды, алар буенча чыгымнар 2020 елгы тарифларда исәпкә алынган иде.