Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2022 елга ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар өчен тарифлар формалаштыру һәм раслау эшен дәвам итә. 2021 елның 10 ноябрендә идарә утырышы барышында җылылык белән тәэмин итүче оешмалар өчен 13 тариф карары кабул ителде.
Җылылык энергиясенә тарифлар җылылык белән тәэмин итүче 11 оешма: «Казан төзелеш-сервис компаниясе» ҖЧҖ, «Казан сөт комбинаты» ҖЧҖ, «Татнефтепродукт» ХК АҖ («Казаннефтепродукт» филиалы), «Питрәч коммуналь челтәрләре» МУП, «Теплоэнергосервис» МУП (Балык Бистәсе районы), «Нармон коммуналь сервисы» ҖЧҖ, «Инженерлык технологияләре» РСК» ҖЧҖ (Лаеш районы), «Түбән Карама торак-коммуналь сервисы» ҖЧҖ, «Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты» АҖ (Зеленодольск районы), «Саба ТКХ КҖП» АҖ,, «Коммунсервис-Актаныш» ҖБ ҖЧҖ өчен расланды.
Кабул ителгән тарифлар белән җайга салучы орган сайтында танышырга була.