4 ноябрьдә Россия Федерациясендә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Дәүләт бәйрәме «Россиянең хәрби дан көннәре (җиңү көннәре) турында»гы федераль законның 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон нигезендә гамәлгә куелган. Халыклар бердәмлеге көне беренче тапкыр 2005 елның 4 ноябрендә Россия Федерациясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген символлаштыручы истәлекле көн буларак билгеләп үтелә.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты республика халкын дәүләт бәйрәме белән котлый, газиз республикабызга һәм Татарстанның күп милләтле халкына иминлек, муллык һәм үсеш тели.