Җайга салынулы оешмалар игътибарына!

2021 елның 2 ноябре, сишәмбе

Бизнеска гамәлдәге законнар таләпләре турында оператив мәгълүмат бирү максатында, «Сыналган бизнес» интернет ресурсы эшли башлады.

 «Сыналган бизнес» – ул эшкуарлар өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы инициативасы белән Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән берлектә оештырылган, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә файдалы белемнәр һәм сервислар платформасы.

Ресурс контроль (күзәтчелек) органнары белән хезмәттәшлек итә, проблемалы мәсьәләләргә җентекле һәм оператив аңлатмалар бирә, типик хокук бозулар һәм аларны булдырмау ысуллары турында мәгълүмат белән уртаклаша. Ресурста 1 100 якын тәртип бозу һәм аларны булдырмау ысулы бар. Шулай ук сайтта контроль (күзәтчелек) органнары белән хезмәттәшлек барышында эшкуарларда тарый торган хәлләр буенча 3 500 артык сорау-җавап тупланган.

Моннан тыш, provbiz.ru платформасында тикшерүләр тематикасына бәйле гамәлдәге сайтларга тиз арада күчү мөмкинлеге дә бар: Россия Федерациясе Генераль прокуратурасының тикшерүләрнең бердәм реестры, Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе бизнес-навигаторының тормыш хәлләре, Стратегик инициативалар агентлыгы, салым хезмәте һәм башка күзәтчелек органнары сервислары.

«Кайнар линия» телефоны, экспертларның түләүсез консультацияләре:

8 800 222-37-22 (РФ буенча бушлай).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International