6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне!

2021 елның 6 ноябре, шимбә

1992 елның 6 ноябрендә Югары Советның XII сессиясендә Татарстан Республикасы Конституциясе – республиканың Төп законы, заманча хокукый системаның үсешен билгели торган мөһим сәяси-хокукый документ кабул ителә. Татарстан Конституциясе республикада суверенитетка ия булган һәм хакимиятнең бердәнбер чыганагы – аның күп милләтле халкы, ә кеше, аның хокуклары һәм ирекләре – иң зур хәзинә, дип беркетеп куя.

Конституциядә нигез салынган хокукый база республиканың тотрыклы үсешенә нигез булды, ә дәүләт бәйрәме инде күп еллар дәвамында Татарстанның күп милләтле халкы тарихына, гореф-гадәтләренә һәм кыйммәтләренә тирән ихтирам хисен гәүдәләндерә.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты республика халкын бәйрәм белән котлый, ныклы сәламәтлек, уңышлар һәм үсеш тели! Татарстан Республикасы Конституциясе көне имин киләчәк һәм иртәгәсе көнгә ышаныч символы булсын иде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International