ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты киләчәк энергетикасы турында фикер алышырга чакыра

2021 елның 9 ноябре, сишәмбе

2021 елның 11-12 ноябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты, Россия Монополиягә каршы федераль хезмәте белән берлектә, Казанда «Энергетика тармагын үстерү өстенлекләре, яңа технологик рәвеш һәм Россиянең «киләчәк базарларына» чыгуы» бөтенроссия гамәли конференциясен үткәрәчәк.

Конференция энергетика өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар һәм практиклар, Россия Федерациясе субъектларында тарифларны җайга салу органнары вәкилләре, Россия Мнополиягә каршы федераль хезмәтнең территориаль органнары җыелачак тармак мәйданчыгына әвереләчәк. Конференциянең төп темаларының берсе региональ энергетика сәясәтенең инновацион векторын тикшерү булачак. 

Катнашучыларны теркәү өчен мәгълүматны әлеге электрон адреска җибәрүегез сорала: Soldatova.Liliya@tatar.ru

                

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International