ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе җылылык белән тәэмин итүче биш оешма өчен җылылык энергиясенә тарифлар раслады.

2021 елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе утырыш үткәрә. Утырышның көн тәртибенә Татарстан Республикасы коммуналь хуҗалыгының җайга салынулы оешмалары өчен 2022 елга тарифлар һәм кайбер социаль әһәмиятле объектларны инженерлык челтәрләренә тоташтыру өчен түләү билгеләү мәсьәләләре кертелгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Тантаналы чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 


13
ноябрь, 2021 ел
шимбә

2022 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе җылылык белән тәэмин итүче җиде оешма өчен җылылык энергиясенә тугыз тариф раслады.


12
ноябрь, 2021 ел
җомга

«Энергетика тармагын үстерү өстенлекләре, яңа технологик рәвеш һәм Россиянең «киләчәк базарларына» чыгуы» бөтенроссия гамәли конференциясе үз эшен тәмамлады.

Россия Монополиягә каршы федераль хезмәте электр энергиясе тапшыру өчен тарифларны исәпләгәндә эталоннар кертүне тәкъдим итә.  «Энергетика тармагын үстерү өстенлекләре, яңа технологик тәртип һәм Россиянең «киләчәк базарларына» чыгуы» бөтенроссия гамәли конференциясе барышында Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Электр энергетикасын җайга салу идарәсе башлыгы Дмитрий Васильев хәбәр иткәнчә, федераль регулятор территориаль челтәр оешмаларының НВН раслауга һәм төзәтүгә гаризаларның электрон үрнәкләрен региональ идарә органнарына җибәргән. Үрнәкләр җаваплы тәкъдимнәр һәм искәрмәләр турында Россия Федерациясе субъектларының җайга салу органнары катнашында эшче төркем утырышында фикер алышачаклар.

«Энергетика тармагын үстерү өстенлекләре, яңа технологик рәвеш һәм Россиянең «киләчәк базарларына» чыгуы» бөтенроссия гамәли конференциясе үз эшен дәвам итә. Соңгы көннең турыдан-туры трансляциясен (1 өлеш2 өлеш) Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында 10.00 сәгатьтән башлап карарга була.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты, Россия Монополиягә каршы федераль хезмәте белән берлектә оештырылган «Энергетика тармагын үстерү өстенлекләре» дигән бөтенроссия гамәли конференциясенең беренче көне тәмамланды. Аның төп темалары: яшел көн тәртибе һәм энергетика өлкәсендә цифрлаштыру.


11
ноябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда «Энергетика тармагын үстерү өстенлекләре, яңа технологик рәвеш һәм Россиянең «киләчәк базарларына» чыгуы» бөтенроссия гамәли конференциясе башлана. Аны оештыручылар – Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты, Россия Монополиягә каршы федераль хезмәте белән берлектә.


10
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә индивидуаль тарифлар раслады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International