Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Тантаналы чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әлеге конкурс – тәҗрибә, яңа идеяләр һәм инициативалар белән уртаклашу өчен менә дигән мәйданчык.
Ул шулай ук быел яңа номинация – ике дәүләт телен дә нәтиҗәле файдалану номинациясенә игътибар юнәлтте. Бу дөрес карар, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты, конкурс ике телне дә популярлаштыру һәм хезмәт эшчәнлегендә татар телен куллануга ярдәм итү чарасы булырга тиеш.
Быел республика конкурсында 26 дәүләт органыннан 50 дәүләт хезмәткәре катнашты. Расланган методика нигезендә, конкурс 2 этапта 7 номинация буенча уза. Конкурс нәтиҗәләре буенча 12 дәүләт граждан хезмәткәре дипломнар белән бүләкләнде.
Конкурста җиңүчеләр арасында безнең хезмәттәшебез, инвестиция программалары бүлеге җитәкчесе Айгөл Йосыпова да бар иде.
Конкурста җиңүчеләрне котлыйбыз һәм аларга яңа һөнәри уңышлар телибез!