2022 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе җылылык белән тәэмин итүче җиде оешма өчен җылылык энергиясенә тугыз тариф раслады.
Тарифлар түбәндәге оешмалар өчен формалаштырылды: «Тәтеш җылылык челтәрләре предприятиесе» ААҖ, «В.И. Шимко исемендәге «Радиоэлектроника» фәнни-җитештерү берләшмәсе» ҖЧҖ (Казан), «Ремонт-сервис хезмәте-Комфорт» ҖЧҖ (Биектау районы), «Теплоснабинвест» ҖЧҖ (Казан), «Спас коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ, «Куйбышев-Затон коммуналь челтәрләре» ААҖ (Кама Тамагы районы), «Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ.
Кабул ителгән тарифлар белән җайга салучы орган сайтында танышырга була.