2021 елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе утырыш үткәрә. Утырышның көн тәртибенә Татарстан Республикасы коммуналь хуҗалыгының җайга салынулы оешмалары өчен 2022 елга тарифлар һәм кайбер социаль әһәмиятле объектларны инженерлык челтәрләренә тоташтыру өчен түләү билгеләү мәсьәләләре кертелгән.
Идарәнең утырыш тәртибе белән җайга салучы органның рәсми сайтында танышып чыгарга була.