Бүген Казанда «Энергетика тармагын үстерү өстенлекләре, яңа технологик рәвеш һәм Россиянең «киләчәк базарларына» чыгуы» бөтенроссия гамәли конференциясе башлана. Аны оештыручылар – Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты, Россия Монополиягә каршы федераль хезмәте белән берлектә.
Ике көн дәвамында конференция энергетика өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар һәм практиклар, Россия Федерациясе субъектларында тарифларны җайга салу органнары вәкилләре, Россия Мнополиягә каршы федераль хезмәтнең территориаль органнары җыелачак тармак мәйданчыгына әвереләчәк.
Бүген энергетика өлкәсендә тарифларны дәүләти җайга салу өлкәсендә нинди бурычлар тора? Тармакны цифрлаштыру нәрсә алып киләчәк? Россия Федерациясе электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын арттыру контекстында технологик трендлар нинди? Бу һәм башка сорауларга җавапларны сез конференциядә катнашучыларны тыңлап белерсез.
Трансляцияне әлеге сылтама буенча карарга була https://www.youtube.com/channel/UCYQFci7nyKtNIh9S8NLSbCA?app=desktop
Конференция эше 10.00 сәгатьтә башлана.