2021 елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә индивидуаль тарифлар раслады.
Индивидуаль тарифлар территориаль челтәр оешмалары һәм «Сетевая компания» АҖ арасында үзара исәп-хисап ясау өчен расланды. Тарифлар электр челтәре хуҗалыгы объектларын карап тотуга факттагы чыгымнарны исәпкә алып кабул ителгән.
Кабул ителгән тарифлар белән җайга салучы орган сайтында танышырга була.