2021 елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе җылылык белән тәэмин итүче биш оешма өчен җылылык энергиясенә тарифлар раслады.
«Үзәк торак-коммуналь идарә» ФДБУ, «Васильевский» дәвалау-профилактика шифаханәсе, «Биектау коммуналь челтәрләре» АҖ, «Альтехносервис» ҖЧҖ, «Хуҗалык-эксплуатация хезмәте» МБУ оешмалары өчен тарифлар формалаштырылды.
Кабул ителгән тарифлар белән җайга салучы орган сайтында танышырга була.