ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Татэнергосбыт» АҖнең инвестиция программасы чараларын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту кысаларында, 2022 елның 19 гыйнварында Казан шәһәре буенча интеллектуаль исәпкә алу җайланмалары урнаштырылган урыннарны карап чыктылар, шулай ук күрсәтмәләрне реаль вакыт режимында идарә үзәгенә тапшыру процессын тикшерделәр.
Республика халкы каты коммуналь калдыкларны чыгаруга кагылышлы сораулар белән сирәгрәк мөрәҗәгать итә башлады. Бу хакта җайга салучы коллегиянең йомгаклау утырышында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе А.С. Груничев хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты үзенең рәсми сайтының www.kt.tatarstan.ru «Документлар» → «Җайга салынулы оешмалар өчен» → «Электр һәм җылылык энергетикасы» → «Мәгълүмати хатлар» бүлегендә «2021 ел өчен территориаль челтәр оешмаларының хисап бирүе турында» 2022 елның 10 гыйнварындагы ДС-31/16/2022 номерлы мәгълүмати хат урнаштырылуы турында хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы үткәрә торган «ПРОФ-IT. Инновация» II Илкүләм бәйгесенә мәгълүмати яктан ярдәм күрсәтә.
Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең инвестиция эшчәнлеген яктырту буенча иң яхшы видеоролик бәйгесен уздырырга әзерләнә.
Бу хакта Татарстан Республикасы Тарифлар буенча комитет коллегиясе утырышында ведомство җитәкчесе урынбасары Виталий Королев хәбәр итте.
Тарифлар формалаштыру мәсьәләләре һәрвакыт игътибар үзәгендә булды һәм шулай булып кала да, алар продукциянең конкурентлыкка сәләтлелегенә, икътисад үсешенә һәм җәмгыятьтә социаль тотрыклылыкка йогынты ясый. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе утырышында хәбәр итте.
2022 елның 14 гыйнварында Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитеты коллегиянең йомгаклау утырышын үткәрә. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә – Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитеты эшчәнлегенең 2021 елдагы төп нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар.
Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин һәм Россия Федераль антимонополия хезмәте җитәкчесе урынбасары В.Г. Королев та катнаша.
Федераль монополияләргә каршы хезмәте җитәкчесенең урынбасары Виталий Королев белән бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
2022 елның 14 гыйнварында 16:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитетының еллык коллегиясе була.