2023 елның 1 гыйнварыннан төбәкләрдәге электр энергиясен тапшыру тарифлары 5 елга билгеләнәчәк

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

Бу хакта Татарстан Республикасы Тарифлар буенча комитет коллегиясе утырышында ведомство җитәкчесе урынбасары Виталий Королев хәбәр итте.

Электр энергетикасы турындагы законга мондый төзәтмәләр 2019 елда кертелде. Җитәкче урынбасары билгеләп узганча, тариф мөмкинлекләрен планлаштыру электр энергетикасы тармагының инвестицион җәлеп итүчәнлеген, электр белән тәэмин итүнең сыйфатын кимендә 5 елга арттырачак, кулланучылар өчен озак сроклы тарифларны билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.

Виталий Королев озак сроклы челтәр тарифларын билгеләүдә җайга салу килешүләре тагын бер нәтиҗәле корал булачак, дип сөйләде. Электр челтәре комплексында беренче шундый килешү «Россети Урал» компаниясе белән Пермь крае арасында төзелгән иде.

Челтәр оешмасының инвестиция программасы булуы җайга салу килешүен төзүнең мәҗбүри шарты булып тора. Компанияләр аның шартлары буенча инвестицияләр кертә, ә төбәкләр тарифларны 10 елга билгели. Бу килешү компаниянең тарифын экономияләүне РФ субъекты электр энергетикасы инфраструктурасын үстерүгә юнәлдерергә мөмкинлек бирә. Россиянең Федераль антимонополия хезмәте әлеге төр килешүләр төзү тәртибен әзерләде һәм ул якын арада расланачак.

Җитәкче урынбасары төрле яклап субсидияләүне киметү эше турында сөйләде. Көчәнеш дәрәҗәләре буенча төрле яклап субсидияләүне тигез итеп бүлү принцибы мөһим элемент булып тора. 2019 елда кабул ителгән бу чара 2020 елда кайбер кулланучылар категориясенә артык йөкләнешне юкка чыгарырга һәм Россия Федерациясенең 33 субъектында тарифларны киметергә мөмкинлек бирә.

 

https://fas.gov.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International