Муниципаль районнар арасында инвестиция җәлеп итүчәнлеге буенча бәйге игълан ителә

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең инвестиция эшчәнлеген яктырту буенча иң яхшы видеоролик бәйгесен уздырырга әзерләнә.

Бәйгедә катнашу өчен Агентлык адресына (airrt.press@tatar.ru электрон почтасына) үзеңнең Татарстан Республикасындагы муниципаль берәмлек (район, шәһәр) турында презентация материалы җибәрергә кирәк. Әлеге материалда Сезнең районның инвестор өчен уникаль көндәшлек өстенлекләре турында мәгълүмат булырга тиеш. Гаризалар 2021 елның 15 декабреннән 2022 елның 16 гыйнварына кадәр кабул ителә.

Элемтә өчен җаваплы зат - Габбасов Рәмис Илһам улы, ТР Инвестиция үсеше агентлыгының матбугат сәркатибе

тел.: 8 960 039 17 37

e-mail: ramis.Gabasov@tatar.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International