ТР тарифлар буенча Дәүләт комитеты үтеп киткән елга нәтиҗәләр ясый

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

2022 елның 14 гыйнварында Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитеты коллегиянең йомгаклау утырышын үткәрә. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә – Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитеты эшчәнлегенең 2021 елдагы төп нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар.
Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин һәм Россия Федераль антимонополия хезмәте җитәкчесе урынбасары В.Г. Королев та катнаша.

Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе А.С. Груничев комитет эшенә йомгак ясады. Коллегия кысаларында шулай ук «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе директоры А.Ю. Егоровның «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенең су белән тәэмин итү һәм аны чыгару өлкәсендәге инвестиция программасын гамәлгә ашыруы, «Сетевая компания» АҖ генераль директоры И.Ш. Фәрдиевның электр челтәре комплексына цифрлы технологияләр кертү турындагы чыгышлары да тыңланачак.

Моннан тыш, Мәскәү өлкәсенең бәяләр һәм тарифлар комитеты рәисе И.С. Доркина тарифларны җайга салуны цифрлаштыру тәҗрибәсе белән уртаклашачак.

Коллегия эшенә Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин һәм Россия Федераль антимонополия хезмәте җитәкчесе урынбасары В.Г. Королев нәтиҗә ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International