Игътибар: IT-өлкәдә икүләм бәйге башланып китте

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы үткәрә торган «ПРОФ-IT. Инновация» II Илкүләм бәйгесенә мәгълүмати яктан ярдәм күрсәтә.

Бәйге безнең илдәге IT-компанияләр арасында уздырыла.  Аның максаты – икътисади эшчәнлекне цифрлаштыру өлкәсендә инновацион чишелешләрне популярлаштыру.

Бәйге номинацияләре:

«Зур мәгълүматлар»

«Чыбыксыз элемтә технологияләре»

«Бүлгәләнгән реестр»

«Цифрлы күчермә»

«Виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлык технологияләре»

«Мәгълүмати куркынычсызлык»

«Мәгълүмати ресурслар белән идарә итү»

«Идентификация һәм аутентификация»

«Болытлы чишелеш»

«Пространство мәгълүматлары»

«Мәгълүматлар аналитикасы»

Бәйгедә микропредприятиеләр, кече, урта, эре бизнес предприятиеләре, стартаплар һәм коммерциясез оешмалар катнаша ала.

Катнашу өчен гаризаларны түбәндәге сайтта 2022 елның 22 февраленә кадәр бирергә мөмкин: http://digit.d-russia.ru 

Территориаль челтәр оешмалары игътибарына!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International