Гамәлдә булмаган тарифлар буенча түләү алган өчен ресурс белән тәэмин итүче оешманың генераль директоры квалификациясеннән мәхрүм ителде

2022 елның 18 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты таләбе буенча, «Энергосистема» ҖЧҖ җылылык белән тәэмин итү оешмасының генераль директорыАдминистратив хокук бозулар турында РФ кодексының 14.6 статьясындагы 2 өлешендә каралган квалификациядән мәхрүм ителү рәвешендәге административ җаваплылыкка тартылды.

Ресурс белән тәэмин итүче оешма, Васильево шәһәр тибындагы бистәсенең Ленин урамындагы 57 А йорты адресы буенча урнашкан күпфатирлы йортта яшәүчеләрне җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү өчен, расланмаган тариф нигезендә түләүләр алган.

Элек генераль директорга карата регулятор халыктан җылылык белән тәэмин итү хезмәтләре өчен расланмаган тариф нигезендә түләү алган өчен административ хокук бозу турында ике тапкыр карар чыгарган иде инде.

Беренче очракта 2020 елда ресурс белән тәэмин итүче оешманың Питрәч муниципаль районы Көек авылы халкына расланмаган тариф буенча җылылык энергиясе белән тәэмин итүе ачыкланды. Оешма авыл халкына да Казан шәһәре кулланучылары өчен билгеләнгән тарифларны кулланган. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты авыл халкы өчен билгеләгән тарифның әлеге тарифтан түбән булы ачклана.

Икенче очракта оешма 2020-2021 еллардагы җылыту сезоны вакытында Биектау муниципаль районының Фәнни шәһәрчегендәге күпфатирлы йортларда яшәүчеләрдән кабат расланмаган тарифта түләүләр ала.

«Энергосистема» ҖЧҖ генераль директорын, бәя кую тәртибен бозган өчен, Дәүләт комитеты ике тапкыр административ штрафка тарта. 

Васильево шәһәр тибындагы бистәсе территориясендә бәя кую тәртибен берничә тапкыр бозуны исәпкә алып, административ эш суд тарафыннан карап тикшерелде.

Казан шәһәре Вахитов районы суды буенча 8 нче номерлы суд участогы, җәмәгать судьясы карары белән, әлеге хокук бозу өчен «Энергосистема» ҖЧҖ генераль директорын 6 айга квалификациясен алды (http://mirsud.tatar.ru/courtservices/caseinfo/da/?id=81946445&year=2022)

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International