Татарстанда Туган тел көнен билгеләп үтәләр

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Татарстан халкын Халыкара туган тел көне белән котлый. Истәлекле датаны 1999 елда ЮНЕСКО һәм БМО Генераль Ассамблеясе, лингвистик күптөрлелекне саклау проблемасына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан, гамәлгә куя.

Татарстанда электән үк республиканың мәдәни үзенчәлеген саклауга һәм төрле милләт вәкилләре арасында иҗтимагый татулыкка ирешүгә зур игътибар бирелә. Бәйрәм туган телләрне саклау өчен көрәшә, милли мәдәниятне үстерүгә хезмәт итә, туган тел аша дөньяны кабул итүгә китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International