Ташландык су агызу системаларына тискәре йогынты ясаудан кергән түләү инвестиция программасының финанслау чыганагы булачак

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе

Россия Хөкүмәте торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү һәм тарифларны җайга салуны камилләштерү турында карар кабул итте, дип хәбәр итә Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте.

Ташландык су агызу системаларына тискәре йогынты ясаган өчен түләү тарифын җайга салганда исәпкә алуны регламентлаштыру документның төп нигезләмәсе булып тора. Бу түләүне ташландык су агызу системаларына зарарлы матдәләр чыгара торган абонентлар өчен ташландык суларны агызуны оештыручы оешма ала, чөнки ул аның эшчәнлегенә тискәре йогынты ясый.

Закон нигезендә, тискәре йогынты өчен түләү инвестиция яки җитештерү программаларын финанслау чыганагы буларак, шулай ук аларны үтәү кысаларында җәлеп ителә торган бурыч һәм кредитларны кире кайтаруга кулланылырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International