«Россия чаңгы юлы - 2022»дә Евгений Чиркин «Хезмәткә һәм оборонага әзер!» бөтенроссия физкультура-спорт комплексы буенча алтын билгегә лаек булды!

2022 елның 12 феврале, шимбә

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкилләре «Россия чаңгы юлы - 2022» бөтенроссия спорт акциясендә катнашты. Массакүләм спорт чарасына сәнәгать өлкәсенә карамаган тарифларны һәм электр энергиясе тарифларын җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге хезмәткәрләре кушылды.

Чаңгы ярышында безнең хезмәттәшебез Евгений Чиркин 5 км аралыкка йөгерде һәм алтын билгегә лаек булды, финишка өченче булып килде. Йөгерештә хезмәттәшебез Гаяз Миңнебаев та лаеклы нәтиҗә күрсәтте.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International