Татарстанда 2022 елның 1 гыйнварыннан коммуналь хезмәтләргә тарифлар артмады

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә 2022 елның 1 гыйнварыннан коммуналь хезмәтләргә тарифлар үсү турында барлыкка килгән мәгълүматларга анализ үткәрә.

Татарстанда 2022 елның беренче яртыеллыгында коммуналь хезмәтләргә (җылылык, электр, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, газ, каты коммуналь калдыклар белән эш итү) билгеләнгән тарифлар 2021 елның икенче яртыеллыгындагы тарифлар белән туры килә. Бу 2022 елның 1 гыйнварыннан коммуналь хезмәтләргә тарифлар артмаган дигән сүз.

Билгеләнгән тарифлар белән Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтының «Халык өчен тарифлар» бүлегендә танышырга мөмкин.

Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре квитанциясе ике өлештән тора: торак һәм коммуналь хезмәтләр. Коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең бер өлеше генә булып тора.  Түләү кәгазендә күрсәтелгән суммага кулланылган коммуналь хезмәтләрнең күләме йогынты ясый, ул исәпкә алу приборлары күрсәткечләре буенча, ә алар булмаганда, коммуналь хезмәтләрне куллануның расланган нормативын файдаланып билгеләнә.

Әгәр гражданнар торак-коммуналь хуҗалык түләүләрендә расланган тарифка туры килми торган тариф күләмен тапса, алар тикшерү үткәрү өчен Тарифлар буенча дәүләт комитетына мөрәҗәгать итә ала. 

Әгәр гражданнарда коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне исәпләүнең дөрес булу-булмавына кагылышлы сораулар булса, аларга Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының телефоны: 7 (843) 236-36-36.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International