Татарстанда халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү эшләре дәвам итәчәк

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

Рөстәм Миңнеханов 2022 елда Татарстан Республикасында торак пунктларны сыйфатлы су белән тәэмин итү чараларын финанслауны ике тапкыр арттырырга кушты.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ведомство башлыгы Марат Айзатуллин докладында республикада су белән тәэмин итү системаларының торышы турындагы мәгълүматлар яңгырады: Татарстанда 79 субүлгеч система эшли, шуларның 18е 2022 елда модернизацияләү буенча эшләрне дәвам итәчәк. Бу максатларга төбәк бюджетыннан 500 миллион сумга якын акча бүлеп биреләчәк.

Министр шулай ук чистарту корылмаларын комплекслы модернизацияләү өчен дә өстәмә рәвештә 17 млрд.сум акча кирәк булуын хәбәр итте.

 

https://minstroy.tatarstan.ru/index.htm/news/2055653.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International