ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, рәис урынбасары Дмитрий Сапожников белән берлектә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу максатыннан, Горький исемендәге парктагы Җиңү мемориалының Мәңгелек утына чәчәкләр куйды.
Һәрбер гаиләдә Бөек Ватан сугышы геройлары турындагы тарихи вакыйгалар саклана. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты традиция буенча алар белән таныштыруны дәвам итә.
Колесников Михаил Алексеевич (1909 ел - хәбәрсез югалган) һәм Чернышев Илья Анисимович (1911-1979 еллар) – ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты эшләре идарәчесе Ольга Шәрәфетдинованың бабасы.
Тимофеев Николай Федорович (06.12.1921-18.05.1989) – Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Борисова Лилия Петровнаның бабасы.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы тулу уңаеннан, Җиңү геройлары белән таныштыруны дәвам итә.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Комиссия Тукай һәм Зәй муниципаль районнарындагы җайга салына торган оешмаларның салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләре буенча күрсәтелә торган финанс-хуҗалык эшчәнлеге турындагы хисапларын тикшерде.
2022 елның 17 маенда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Саба районында гражданнарны урында кабул итәчәк. Сорауларга һәм мөрәҗәгатьләргә рәис урынбасары Сергей Павлов җавап бирәчәк.
«Финанс хезмәтләреннән файдаланучылар хокукы буенча вәкаләтле вәкил турында»гы Федераль закон нигезендә, финанс оешмасына судка дәгъва гаризасы бирер алдыннан, финанс вәкиленә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Россия экология операторы май бәйрәмнәрендә табигатьтә ял иткән вакытта бер тапкыр кулланыла торган пластик савыт-сабадан баш тартырга киңәш итә. Пластикны эшкәртүдәге кыенлыклар аркасында, Россия экология операторы Россиядә тыелган 28 товардан торган исемлек әзерләгән инде.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2021 ел өчен су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче җайга салына торган оешмаларның икътисади эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм 2021 ел өчен эш нәтиҗәләренә анализ ясауны дәвам итә.