Россиядә финанс хезмәтләреннән файдаланучылар хокукы буенча вәкаләтле вәкил институты булдырылды

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

«Финанс хезмәтләреннән файдаланучылар хокукы буенча вәкаләтле вәкил турында»гы Федераль закон нигезендә,  финанс оешмасына судка дәгъва гаризасы бирер алдыннан, финанс вәкиленә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Финанс хезмәтләреннән файдаланучылар хокукы буенча вәкаләтле вәкил институты, кулланучылар һәм финанс оешмалары арасында бәхәсләрне судка кадәр җайга салуның нәтиҗәлелеген арттыру максатларында кертелде, бу бәхәсләр судлар санын киметүгә дә китерергә тиеш. Шулай ук финанс оешмаларына ышанычны арттыру да күздә тотыла.

Моны финанс вәкиле сайтындагы шәхси кабинет аша www.finombudsman.ru, Дәүләт хезмәтләре порталы яки почта аркылы эшләргә мөмкин. Мөрәҗәгатьләр 15 эш көне дәвамында каралачак. Бәйсез экспертиза кирәк булганда, карау туктатыла, әмма ул 10 эш көненнән дә артмый.

Финанс хезмәтләрен кулланучылар һәм финанс оешмалары арасында бәхәсләрне судка кадәр җайга салу тәртибе буенча барлык сораулар белән финанс вәкаләтле хезмәтенең элемтә үзәге операторларына 8 (800) 200-00-10 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин (Россия буенча шалтырату бушлай). Актуаль мәгълүмат шулай ук финанс вәкаләтле вәкиленең рәсми сайтында www.finombudsman.ru «Белем базасы» бүлегендә дә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International