Россия экология операторы май бәйрәмнәрендә табигатьтә ял иткән вакытта бер тапкыр кулланыла торган пластик савыт-сабадан баш тартырга киңәш итә. Пластикны эшкәртүдәге кыенлыклар аркасында, Россия экология операторы Россиядә тыелган 28 товардан торган исемлек әзерләгән инде.
Исемлеккә төрү материаллары, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба, трубка, мамык таякчыклары һәм саше-пакетлар, товарларны йөртү өчен пенопласттан ложементлар һәм башкалар кертелгән.
«Экология» илкүләм проекты нигезендә, 2030 елга ил территориясендә барлыкка килә торган калдыкларның 100% аерып җыела торган булырга тиеш, күмелү өлешен 50% ка киметү күздә тотыла.