Тимофеев Николай Федорович (06.12.1921-18.05.1989) – Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Борисова Лилия Петровнаның бабасы.
1921 елның 6 декабрендә туган. Бөек Ватан сугышы ветераны.
1943 елда фронтка алына. Балтыйк буе фронтында миномет коралларны көйләүче буларак сугыша. Кенигсберг штурмында катнаша.
Кенигсберг штурмында, аларның батальоннары немецларның беренче линия оборонасына һөҗүм итә. 900 сугышчының 34е генә исән кала, алар арасында Николай Федорович та була.
Ике тапкыр күкрәге һәм аягы яралана, хастаханәгә салына. Терелгәч, яңадан фронтка китә һәм Җиңү көненә кадәр сугыша. 1946 елда гына өенә кайта. «Батырлык өчен» һәм «Кенигсбергны алган өчен» медальләре белән бүләкләнә.