Колесников Михаил Алексеевич (1909 ел - хәбәрсез югалган) һәм Чернышев Илья Анисимович (1911-1979 еллар) – ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты эшләре идарәчесе Ольга Шәрәфетдинованың бабасы.
Михаил Алексеевич 1932 елдан башлап Ленинград өлкәсендә Кызыл Армия сафларында хезмәт итә.
Бөек Ватан сугышы вакытында 99нчы номерлы хәрби часть взводы командиры була.
1941 елның октябрендә Кызыл Армиянең чаңгы батальоннарының берсенә алына.
1942 елның сентябрендә аягы яралана.
Дәваланганнан соң чаңгы батальонына Карелия фронтына җибәрелә.
1943 елның февралендә хәбәрсез югалган.
Илья Анисимович 47 гвардия укчылар дивизиясенең 799 укчы полкында Дон фронтында хезмәт итә.
1942 елның мартыннан 1944 елның гыйнварына кадәр Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. Хәрби биремне үтәгәндә, 1943 елның 8 сентябрендә яралана.
Бөек Ватан сугышында немец илбасарларына каршы сугышларда күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә «Сугышчан казанышлары өчен» медале белән бүләкләнә.