ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Җиңү солдатлары турында хәтер акциясен дәвам итә

2022 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы тулу уңаеннан, Җиңү геройлары белән таныштыруны дәвам итә.

Сергеев Петр Иванович ( 1908-1968 еллар) һәм Логинов Алексей Евдокимович (1912-1981 еллар) – ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллинаның бабалары.

Икесе дә фронтка 1939 елда китә, 1939-1940 елларда Совет-Финляндия (совет-фин) сугышында катнаша.

Петр Иванович сугышка кадәр машина-трактор станциясендә хисапчы булып эшли. 1939 елда фин сугышына, ә соңыннан Бөек Ватан сугышына алына. Берлинга кадәр барып җитә. Яралана, госпитальдә ята. Тормыш иптәше Сергеева Ефросия Степановна сугыш елларында сыер савучы булып эшли.

Алексей Евдокимович Буа районының Кырыкмыш авылында колхоз рәисе булып эшләгән, бик хөрмәтле кеше булган. Клавдия Алексеевна да колхозда бозау караучы булып эшли. 1941 елда аның ротасы камалышка эләгә. Бер атна дәвамында алар камалыштан чыгу өчен көрәшә һәм бары тик өчесе генә үз гаскәрләре янына кайтып җитә ала. 1943 елда бабай ике тапкыр яралана, шуннан соң аны алга таба хезмәткә яраклы түгел дип таныйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International