Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Комиссия Тукай һәм Зәй муниципаль районнарындагы җайга салына торган оешмаларның салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләре буенча күрсәтелә торган финанс-хуҗалык эшчәнлеге турындагы хисапларын тикшерде.