ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә эшчәнлек программалары барышын контрольдә тота

2022 елның 15 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының эш төркеме җайга салынулы оешмаларның эшчәнлек программаларын үтәү барышын тикшереп торуны дәвам итә. Шушы көннәрдә Дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Саба торак-коммуналь хуҗалыгы күптармаклы җитештерү предприятиесе» АҖ һәм «Саба районы торак-коммуналь хуҗалыгының Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиесе» ААҖ булдылар.

«Саба торак-коммуналь хуҗалыгы күптармаклы җитештерү предприятиесе» АҖ Байлар Сабасы штп территориясендә, шулай ук районның 10 авыл җирлегендә су белән тәэмин итү өлкәсендә гарантияле оешма һәм хезмәт күрсәтүче булып тора, 179 км суүткәргеч челтәрен, 36 артезиан скважинасын һәм 34 суэтем манарасын эксплуатацияли. Ташландык суларны агызу хезмәте Байлар Сабасы штп кулланучыларына күрсәтелә, агынтыларны үткәрү 22 км озынлыктагы челтәр буенча бара. Агынтыларны чистарту биологик чистарту корылмаларында башкарыла.

«Саба районы торак-коммуналь хуҗалыгының Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиесе» ачык акционерлык җәмгыяте районның 9 авыл җирлеге территориясендә су белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәтләр күрсәтүче һәм гарантияле оешма булып тора, Шәмәрдән авылында 190 км суүткәргеч челтәрен, 10 скважинаны, шулай ук авыл җирлекләрендә 39 суэтем манарасын, 19 каптажны, 17 бораулау скважинасын,  388 коены эксплуатацияли. Шәмәрдән авылында һәм Мишә авыл җирлегенең Лесхоз бистәсе кулланучыларына ташландык суларны агызу хезмәте күрсәтелә, агынтыларны үткәрү 4,6 км озынлыктагы челтәр аша башкарыла. Агынты суларның бер өлеше «Биотал» чистарту корылмаларында чистартыла, калган өлеше «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ чистартуга тапшырыла.

Оешмалар үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системалары объектларын капиталь ремонтлауны төгәлләгәннәр. Ремонт эшләренә чыгымнар 2021 елгы тарифларда исәпкә алынган.

Районга чыгу кысаларында җайга салу органы вәкилләре шулай ук биологик чистарту корылмаларын һәм полигоннарны да карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International