Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев Алабуга районына эшлекле сәфәр кылды. Дәүләт комитеты җитәкчесе Алабугада районның чистарту корылмаларын карады, Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесендә булды, социаль газлаштыру программасын гамәлгә ашыруның барышы белән танышты.
Районда булу кысаларында Александр Груничев гражданнарны күчмә кабул итү уздырды, аның барышында җайга салу органына килгән мөрәҗәгатьләргә җавап бирде.