Россиядә халыкка сатыла торган газга бәяләр индексацияләнәчәк. Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт карары нигезендә, газга күмәртәләп сату бәясе 3% артачак, газ бүлү челтәрләре буенча газ транспортлау хезмәтенә тариф 4% артачак.
Газга күмәртәләп сату бәясе индексацияләнү сәбәпле, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты халыкка сатыла торган газга ваклап сату бәясен яңадан карады. Ул 19 тиенгә артачак һәм өстәмә хак салымы белән 6,26 сум/куб.м тәшкил итәчәк.