Татарстанда социаль газлаштыру программасы дәвам итә

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасында социаль газлаштыру программасын тормышка ашыру дәвам итә, ул татарстанлыларның җир кишәрлекләре чикләренә газны түләүсез җиткерү мөмкинлеген бирә.  Газлаштыру газ бүлү челтәрләре булган торак пунктларда алып барыла. 

Программадан шәхси, гаилә, йорт һәм эшкуарлык (һөнәри) эшчәнлеген гамәлгә ашыруга бәйле булмаган башка ихтыяҗлар өчен газ кулланырга ниятләгән гражданнар файдалана ала. Мөрәҗәгать итүчедә йорт хуҗалыгына яки йорт хуҗалыгы урнашкан җир кишәрлегенә милек хокукын яки законда каралган башка хокукны раслаучы документ булырга тиеш.

Җир кишәрлеге чикләрендә газ куллану челтәрен төзү, шулай ук йорт эчендәге газ җиһазларын (казан, газ плитәсе, газ исәпләү приборы) сатып алу һәм урнаштыру кулланучы хисабына башкарыла. 

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында аңлатуларынча, җир кишәрлеге чикләрендәге чараларны гариза бирүче мөстәкыйль рәвештә төзелеш оешмасын җәлеп итеп яки Татарстанда социаль газлаштыру программасын башкаручы - «Газпром Трансгаз Казан» ҖЧҖ катнашында үткәрергә мөмкин. Беренче очракта эшләрнең бәясе - базар тәкъдимнәре, икенчесендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан расланган стандартлаштырылган тариф ставкалары белән билгеләнә.

Участок эчендәге эшләр бәясенә газ куллану челтәрен проектлау, газүткәргеч төзү, сүндергеч җайланмалар урнаштыру, исәпкә алу приборларын урнаштыру, газ кулланучы җайланмаларны урнаштыру һ.б. чыгымнар кертелә. Аз керемле гражданнар һәм ташламалы категория гражданнары өчен җир кишәрлеге чигендә эшләр башкаруга һәм йорт эчендәге газ җиһазларын урнаштыруга тотылган чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүгә субсидияләр каралган.

Гражданнар ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына 8 (843) 236 - 36-36 «кайнар линия» телефоны буенча мөрәҗәгать итә һәм стандартлаштырылган тариф ставкалары турында мәгълүматны төгәлләштерә ала.

Социаль газлаштыру программасына эләкмәгән гражданнар Дәүләт комитеты тарафыннан билгеләнгән ташламалы ставкалардан файдалана алалар. Сүз газ бүлү челтәренә кадәр 200 метрдан да артмаган арада сәгатенә 5 куб. метрга кадәр газ тоткан физик затлар турында бара. 

Газ бүлү челтәрләренә технологик тоташтыруга түләү билгеләү өчен кулланыла торган расланган ставкаларның тулы исемлеге җайга салу органы сайтында әлеге сылтама буенча урнаштырылган https://kt.tatarstan.ru/tarifi2022/plata-za-podklyuchenie-tehnologicheskoe-2022.htm

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International