Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты чираттагы Баланс комиссиясе утырышын уздырды. Комиссия су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләрендә ресурс белән тәэмин итүче оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге хисапларын тикшерде.
Җайга салынулы оешмалар: «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ, «Казжилстройсервис» ҖЧҖ, «АБ ИнБев Эфес» АҖ, «Никос и Мария» фирмасы» ҖЧҖ, «КОМЗ» АҖ хисаплары тыңланды.