ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев Идел буе һәм Төньяк-Көнбатыш федераль округларының җайга салучы органнары, газ бүлү оешмалары һәм газлаштыру операторлары белән берлектә Россия МКФХ киңәшмәсендә катнашты.

2023 елның 5-6 октябрендә Мәскәүдә «Управление ЖКХ» мәгълүмат порталы «Электр энергетикасы тармагында тарифларны һәм монополиягә каршы җайга салу» II Бөтенроссия гамәли семинарын үткәрә.


27
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының технологик тоташтыру өчен түләүне көйләү һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы Наталья Казачкина Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Үтәли инвестиция агымы» проекты буенча эшләү кысаларында укуда катнашты.  

Теләче районында ККК белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлекне оештыру турында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин сөйләде

Каты коммуналь калдыклар штабы утырышында «Халык контроле» системасы аша килгән гражданнар мөрәҗәгатьләре каралды. Мондый мөрәҗәгатьләрнең статистикасы һәм үзенчәлекләре турында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил аппаратының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасының кулланучыларның үзара хезмәттәшлеген координацияләү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Низамиев сөйләде.

ККК штабы утырышында «Татэнергосбыт» АҖ торак-коммуналь хуҗалык өчен түләүләр исәпләү бүлеге җитәкчесе Владимир Герасимов калдыклар белән эш итү хезмәте буенча түләүләр турында сөйләде.

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина җитәкчелегендә Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча эшче штаб утырышы узды.


26
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

Баулы районына эш визиты белән ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Сапожников килде. Ул районда газлаштыру программасын тормышка ашыру буенча киңәшмә үткәрде, җайга салынулы оешмаларның эше белән танышты һәм шәхси кабул итү кысаларында гражданнарның сорауларына җавап бирде.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павлов «Илкүләм максатларга ирешү мәнфәгатьләрендә кеше капиталын үстерү» югары дәрәҗәдәге идарә кадрларын әзерләү программасы буенча укыту уза.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә эшче тариф комиссиясе утырышын уздырды. Экспертлар 2024 елга  «ПЖКХ» ИК ҖЧҖ һәм «Гринта» ҖЧҖ төбәк операторлары хезмәтләренә тариф карарлары проектларын тәкъдим итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International