Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина җитәкчелегендә Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча эшче штаб утырышы узды.
«Татэнергосбыт» АҖ Торак-коммуналь хуҗалыгы өчен түләүләр исәпләү бүлеге башлыгы Владимир Герасимов, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратының «Народный контроль» ТР ДМС системасыннан файдаланучыларның үзара хезмәттәшлеген координацияләү бүлеге башлыгы Рөстәм Низамиев, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин, «ПЖКХ» ИК ҖЧҖ коммерция директоры Алексей Анисимов һәм «Гринта» ҖЧҖ генераль директоры Евгения Фәһимова чыгыш ясады. Видеоконференцэлемтә форматында республиканың муниципаль районнары башкарма комитетлары, шулай ук кызыксынган министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләүләр җыю, «Халык контроле» системасы аша кергән гражданнар мөрәҗәгатьләре, Теләче районы территориясендә ККК белән эш итү өлкәсендә эшчәнлек оештыру, шулай ук төбәк операторлары тарафыннан бюджет оешмалары белән хезмәтләр күрсәтү буенча килешүләр төзү мәсьәләләре каралды.
Штабның киләсе утырышы октябрьдә узачак.